Әгерҗе районында коронавирусның яңа очраклары юк
Яшәеш

Әгерҗе районында коронавирусның яңа очраклары юк

Татарстанда узган тәүлектә 66 яңа очрак теркәлгән.

 Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Шулардан 27 кеше Казанда, 6 кеше Чаллыда.

Шулай ук Түбән Кама районында — 6; Лаеш районында — 5, Азнакай районында 4 очрак. Саба районында — 3, Балтачта — 3, Чүпрәле районында — 3, Әтнә районында — 2, Әлмәт районында — 2, Сарман, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Ютазы районыннарында берәр очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясенең расланган 960 очрагы бар. 115 кеше савыккан, шуларның унбише соңгы тәүлек эчендә. Үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 3 кеше бар.

https://tatar-inform.tatar/news/health/02-05-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirusny-66-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5740222


Нет комментариев