Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районында Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш старт алды

Бүген Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш уздырыла.

Быел анда катнашучылар саны 300дән артык. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, бермә-бер күбрәк. Велойөрештә район мөгаллимнәре, укучылар, яшьләр һәм башкалар катнаша. Старт сәгать 10да Наҗар авылында бирелде. Велосипедчылар юл уңаендагы авылларда тукталышлар ясап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Соңгы тукталыш – Әгерҗенең Җиңү мәйданында. Анда тантаналы митинг булачак. Ул сәгать 2гә билгеләнгән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев