Әгерҗе районы буйлап машинада барганда юл читендә урын алган җыйнак һәм матур беседкаларга игътибар иткәнегез бардыр. Төрле юнәлештәге юллар буенда 18 беседка урнаштырылган бүген.
- Беседкаларның сигезе районыбыздагы урман участоклары арендаторларының берсе – “Хазар” ширкәте, алтысы – шундый ук арендатор – “ЛПК”Ак Барс” ширкәте, калганнары безнең Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән төзелде, – ди Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Владимир Ишмуратов.
Әлеге беседкалар – ял урыны гына түгел, үзенчәлекле тәрбия мәйданчыгы да.
- Һәр беседка янына урманнарда янгын куркынычсызлыгын һәм санитар кагыйдәләрне үтәү мөһимлеген кисәтүче аншлаглар урнаштырылган. Һәр аншлагта урманда, аланда үзеңне тоту кагыйдәләре, аларны үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары бәян ителгән, – ди Владимир Леонидович.
Беседкалар төзү эше алга таба да дәвам итәчәк. Әйтик, быел “ЛПК “Ак Барс” ширкәте тагын өчне төзергә планлаштыра. Ә искерә төшкәннәре яңартылачак.
Нет комментариев