Президент белән очрашуда
Казанда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең XV съезды узды.
Cъезд эшендә район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Болар – район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш, Тәбәрле, Иске Чекалда авыл җирлекләре башлыклары Хәлил Закиров, Рафил Сәлимуллин, Павел Королев.
Пандемия аркасында кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә башка авыл җирлекләре башлыкларына чарада видеоэлемтә режимында катнашу мөмкинлеге тудырылды.
Нет комментариев