Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе китапханәсендә – калфаклы Кар кызлары

Калфак аларга бик тә килешә


Яңа елның беренче көннәрендә Әгерҗе үзәк китапханәсендә гадәти булмаган остаханә оештырылды. Аны Кар кызлары – шушы китапханә хезмәткәрләре Рушания Байтимерова белән Чулпан Нурмөхәммәтова уздырдылар.
 

Алар килгән кунакларга калфак һәм милли төсмерле курчаклар өчен киемнәр тегү нечкәлекләре турында сөйләделәр. 

Ә кунаклар исә бирегә даими йөрүче китап сөючеләр Рәмзия Зарипова, Фирдания Рәхмәтуллина, Гөлсинә Миннеханова, Зилә Нурмөхәммәтова иде. Кар кызлары ярдәме белән алар калфак тегү, аны бизәү серләренә төшенделәр. 


– Татар хатын-кызларының бик тә күркәм милли баш киеме булган калфакны тегәргә, аны сәйләннәр ярдәмендә бизәргә өйрәнү турында күптәннән хыяллана идем. Оста куллы китапханә хезмәткәрләре – Кар кызларына зур рәхмәт. Бергә-бергә сөйләшә-сөйләшә эшләгәч, вакыт узганы да сизелмәде. Киләчәктә дә остаханә эшендә катнашачакмын, – диде матбугат ветераны Рәмзия апа Зарипова. 

Өйгә аларның һәркайсы үзе теккән калфак белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев