Әбунәчебезнең теләге көчле булган
Ноябрь аенда почта бүлекчәләре аша язылучылар арасында термопот уйнатылачагын хәбәр иткән идек.
Безгә килгән кырыктан артык квитанция арасында Г. Әхмәтшинадан юлланганы да бар һәм анда “Приз көтәм. Бик кирәк” дигән сүзләр язылып куелган иде.
Әбунәчебезнең теләге шундый көчле булган, күрәсең, бүләгебез нәкъ менә аңа чыкты.
– Мондый акцияләрдә беренче катнашуым. Ә менә газетаны күптәннән бирле укыйм бер хәрефен дә төшереп калдырмыйм, – диде Әгерҗедә яшәүче әбунәчебез.
Нет комментариев