Бүген әгерҗелеләр, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы игълан иткән “Чиста яр буе“ акциясенә кушылып, Әгерҗе елгасы ярларын чистартырга чыктылар.
Район хакимияте белгечләре, Яшьләр парламенты егет-кызлары, “Кировское“ ТОСы активистлары иртәнге сәгатьләрдә үк Набережная урамы тирәсеннән агучы елга буйларын чүп-чардан арындырлдылар. Ир-егетләр агачларны кистеләр. Чүпләрне тракторга төяп түктеләр.
Әгерҗе елгасын акция барышында гына түгел, һәрдаим чистартып торуны Әгерҗе яшьләре үзләренә бурыч итеп куйганнар иде. Алар апрель ахырларында ук әлеге изге эшкә тотындылар. Һәм атна саен диярлек елганың төрле урыннарындагы яр буйларын тәртипкә китерделәр.
- Борынгылар “чүпләмәгән җирдә генә чиста була“ дип дөрес әйткәннәр. Әмма, ни кызганыч, бездә әле халык табигать байлыкларына сакчыл караш тоймый. Өмәләрдә ничәшәр капчык чүп җыябыз микән?! ди Яшьләр үзәге активисты Эрик Бәшәров.
“Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова да өмәләрдә бик еш катнаша.
- ТОС активистлары белән бергә бик күңелле эшлибез, диде ул.
Нет комментариев