Чын авыл тормышы белән яшиләр Галиуллиннар
Раил ГАЛИУЛЛИН басуларында шушы көннәрдә генә ныклап эш кайный башлаган. “Ходай быел игенчелек белән шөгыльләнүчеләрне янә сыный. Көннәр салкын булды, яңгыр да мул яуды, шуңа күрә эш башлаганчы җиде кат уйларга туры килде. Бөртекле культураларны чәчәргә соңга калдык дип борчылмыйм, чөнки безнең мәйданнар зур түгел”, – ди ул.
Галиуллиннарның абзары да буш торганы юк. Күпләр сыерларын киметкән йә бетергән вакытта да алар баш санын саклап калганнар. Хәзерге вакытта өч сыерлары, бер таналары, биш үгезләре бар.
– Малларны үзебез үстергән ашлык, печән белән туендырабыз. Азык мул булгач күңел тыныч, – ди Раил.
Бу гаилә, күп еллар сөт ризыклары әзерләп, аны Ижау базарына сатарга йөри. Хуҗабикә Фәридә сөттән эремчек, каймак, корт әзерли, төрле сырлар ясый.
– Акча кулга җиңел генә керми. Бу хезмәт тә бик зур тырышлык һәм түземлек таләп итә, – ди Фәридә.
Моңа кадәр авылдашларыннан да сөт сатып алып эшкәрткәннәр. Әмма тиздән үзләрендәге сыерлар саны да артачак. Чөнки быел яңа абзар төзеп Хөкүмәтнең мини-ферма программасында катнашканнар һәм 300 мең сум субсидиягә ия булганнар. Программаның бер шарты буенча сыерлар санын янә өч башка арттырырга туры киләчәк.
– Алты баш сыерыбыз булса, әзерләнә торган сөт продукцияләре күләме дә артачак, – ди Фәридә ханым.
Әнә шулай, чын авыл тормышы белән яшиләр Галиуллиннар.
– Заманында шәһәргә китү мөмкинлеге бар иде. Әмма мин – кендегем белән авылга береккән җир улы. Әти-әниемне, энем Рауфанның гаиләсен ташлап читкә китүне күз алдына да китермим. Монда тудым, монда үстем... Рәхәтләнеп эшлим һәм тормыш көтәм, – ди Раил, елмаеп.
Нет комментариев