Галимә Рамазанова -  Гали авылының Ак әбисе
Яшәеш

Галимә Рамазанова - Гали авылының Ак әбисе

Быел 90 яшен тутыручы Галимә әби РАМАЗАНОВА белән сөйләшеп утыруы да бик рәхәт...

“Кеше өзелми бездән, балам. Кеше кергәч рәхәт. Хәлемне дә беләләр, хәер дә кертәләр. Күршеләребез дә бик игелекле. “Син керсәң, әни кайткан кебек була” , дип үзләренә дә чакыралар”... Галидә яшәүче быел 90 яшен тутыручы Галимә әби РАМАЗАНОВА белән сөйләшеп утыруы да бик рәхәт...

Әтисен сугышка алганда Галимәгә 6 яшь була. Ә сеңлесе Сәрия белән йөкле кала әнисе. 

–    Әти сугыштан кайтмады. Без икебез дә әти сүзен әйтергә тилмереп үстек. Әни башка кияүгә чыкмады, бөтен гомерен безгә багышлады, – дип сөйли.

– Әтисез үскәнгә микән, мин гомерем буе аны сагындым. Сугыш турында кино карасам да, укысам да, әти күз алдына килә. Суслонгер газапларын да күргән ул. Бер рәхәт тә күрми үлеп киткән...

–    Үз балаларымны әтиле үстерә алуыма, аларның парлы булып яшәвенә сөенеп яшим, – дип дәвам итә Галимә әби. 

Сүз уңаеннан, тумышы белән Үтәгән авылыннан ул. Анда биш сыйныф укыганнан соң аларның гаиләсе Гали авылына күченә. Ә менә хезмәт юлын башлагач берара Ижауга китеп заводта да эшләп ала ул. 

–    Язмышым шушында булгандыр инде, бер кунакка кайтуымда Хәйдәр исемле егет белән таныштым. Менә шул танышу гомерлеккә Гали белән бәйләде дә куйды, – дип хәтер яңарта. – Начар яшәмәдек Хәйдәр белән, 42 ел гомер кичердек. Биш бала тәрбияләп үстердек. Хәйдәр колхозда төрле эшләргә йөрде, һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Ул чактагы колхоз рәисе Әхәт Камалиев та мактый иде үзен. Хәйдәрнең вафатына 25 ел инде, урыны оҗмахта булсын. 

Үзе дә сынатмый Галимә апа. Гали мәктәбендә җыештыручы, аш пешерүче булып эшли. Ул ябылганнан соң  шул ук эшләрне Девятерня мәктәбенә йөреп башкара. Пенсиягә Хезмәт ветераны исеменә лаек булган хәлдә китә. 

–    Үз хуҗалыгыбызда да бик күп сарыклар асрадык, кош-кортлар үстердек, сыерсыз да тормадык, кешедән ким булмасын дип тырыштык, – дип сөйли. 

–    Балалар да эш белән үсте. Ул чакта һәр йортта биш баладан ким түгел иде, сигез балалылар да булды. Урамыбыз шау-гөр килеп торды. Хәзер генә йорт аралаш – буш хуҗалык, әле ярый, җәйгә кайтучылар бар, – дип дәвам итә. 

Үзе улы Фидаил белән бергә яши ул. Ижауда яшәүче башка балалары да еш кайтып йөриләр. 

–    Бергә җыелсак, өйләр тула, – дип шөкер итә. – Киленнәрем дә, киявем дә бик әйбәт. Үзләре әби-бабайлар булдылар инде.   

Намазда булуына да сөенә Галимә апа. 

–    Намаз укыган саен күп итеп догалар кылам. Юклык заманда үскәнгәдер, бүгенге тормышыбыз бик рәхәт кебек тоела миңа, шуңа булганына шөкер итеп яшим, – ди авылның Ак әбисе. 

“Ак әбиләр ак күңелле алар” дип юкка гына әйтмиләр. Эчкерсез, киң күңелле Галимә әбиләр йортыннан кеше өзелми. Туганнары да еш кайта. 

–    Атна саен Галимә әби янына хәер бирергә барам. Мин генә түгел, бик күп авылдашларым керә аның янына. Бик озаклап догалар кыла, аннан рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Хәтере бик яхшы аның, авылның үткәнен дә, яшьтәшләрен дә бик яхшы хәтерли, – ди авылдашы Рәсимә Рамазанова. – Аллаһ сәламәтлек биреп, исән булсын, берүк. 

Сентябрь аенда 90 яшен тутырачак Галимә әбигә әле озак еллар әнә шулай Галинең Ак әбисе булып яшәргә язсын иде.  

 


Нет комментариев