«Сөйләштек, серләштек, көлештек, хәтта елап та алдык: кемнәр бар, кемнәр юк арада..»
Өлкәннәр көне уңаеннан Сарсак-Омга лицеена чакыру алгач, шундый сөендем.
Хезмәттәшләребез безне җылы итеп каршы алдылар. Хәлләребезне сорашкач барыбызны бергә фотога төшерделәр. Чара башында ук фотога төшергәч, бераз гаҗәпләнеп тә куйган идек. Әмма моның үз сере булган икән. Бу хакта – бераз соңрак.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Сөйләштек, серләштек, көлештек, хәтта елап та алдык: кемнәр бар, кемнәр юк арада. Безнең күңелне күрер өчен бәйрәмне оештыручылар ниләр генә уйлап тапмаганнар?! Һәрберебезгә кызыклы сораулар биреп, тапкырлыгыбызны сынадылар. Гаилә, балалар, оныкларга кагылышлы сорауларга да җавап бирдек. Исемебезнең беренче хәрефенә туры килгән эш коралларын да атадык. "Җырлыйк әле" тапшыруындагы кебек, сүз, рәсем буенча җырларны искә төшереп җырлап та алдык. Яшьлек җырлары берсе дә онытылмаган, шөкер. Пионер, комсомол чорларын да онытмаганбыз.
Хәтта пионерга кергәндә ятлаган "Торжественное обещание"не дәррәү сөйләп күрсәттек. Хезмәттәшләребез исә безгә "Әби кич клубка җыена" дигән юмореска тәкъдим итеп көлдереләр. Әнә шулай вакыт үткәнен дә сизмичә, рәхмәт әйтеп таралышырга җыенганда безне тагын бер сюрприз көтә иде... Кулларыбызга килгәч төшкән фотоны тоттырдылар. Менә бит нинди заманда яшибез. Без дә замана әбиләре бит, гадәттә, кайтып киткәндә бер-беребезгә “миңа да җибәрерсең әле фотоны” диешкән булабыз. Ә монда фото кыска гына вакыт эчендә әзер дә булган. Үзе – бер кадерле истәлек!
Чәчәк бәйләме, бер пакет күчтәнәч, фото тотып, иң мөһиме, бик күп рухи байлык туплап кайтып киттек бәйрәмнән. Безне шулай зурлаганнары өчен барлык өлкәннәр исеменнән лицей коллективына зур рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Алдагы елларда да шундый матур очрашулар насыйп итсен Ходай. Бу – барча яшьтәшләремнең дә изге теләге.
Фидания ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Тирсә авылы.
Нет комментариев