Елена ИСЛАМОВА: Безнең хуҗалыкның ишегалды җыештыручылары иртәнге сәгать дүрттә үк кулларына көрәк алдылар
Әгерҗелеләр өч көн яуган кар-буранны ничек җиңгәннәр?
Узган яллар коммуналь хезмәтләр һәм шәхси йортларда яшәүчеләр өчен, чын мәгънәсендә, кар белән көрәшеп үтте. Әби-бабайлар сүзләренә караганда, мондый карлы кыш илле еллап күзәтелмәгән булган. Әгерҗелеләр өч көн яуган кар-буранны ничек җиңгәннәр?
Елена ИСЛАМОВА, “Хәлим“ крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесенең коммуналь эшләр буенча урынбасары:
– Кар яуган көннәрдә без киеренке шартларда эшләдек. Эшчеләребезнең көчләре бетте. Бик алҗыдылар. Чөнки кар бик күп яуды. Салкын көннәрдә ул йомшак һәм җиңел булса, бу көннәрдә авыр, юеш иде. Көчле җил карны басу-кырлардан, өй түбәләреннән дә себереп өстәмә мәшәкать өстәде.
Безнең хуҗалыкның ишегалды җыештыручылары иртәнге сәгать дүрттә үк кулларына көрәк алдылар. Әле иртән көрәдек тә, эш бетте түгел бит. Кичтән янә эшкә чыктылар. Кайберәүләргә авыручы хезмәттәшләрен дә алыштырырга туры килде.
Күпкатлы йортлар ишегалларында дүрт берәмлек техника эшләде. Алар да төн уртасында гына эштән туктадылар. Шунысын да әйтергә кирәк, кар чистартучы техникага да ишегалларында эшләү бик авыр. Чөнки алар машиналар белән тулы.
Ә менә безгә ярдәмгә килгән кайбер күпкатлы йортларда яшәүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Октябрьская урамы, 5нче йорт, М.Горький урамы, 2а, 6 һәм тагын берничә йортта яшәүчеләр машина кую урыннарын, баскычларны, подъезд алларындагы участокларны көрәделәр.
Хәзер безнең алда бер проблема: карны кая куярга? Чөнки күп урыннарны машиналар алып тора. Әмма нинди генә каршылыклар булса да, без үзебезгә билгеләнгән территорияләрне тәртипкә китерергә ышандырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев