Фәнис Арсланов клубта эшләп чыккан өлкән яшьтәге пенсионерларга күчтәнәчләр илтте
Бүген Девятерня Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов озак еллар клубта эшләгән ветеран хезмәттәшләре Гөлия Әхмәдишина һәм Фәүзия Шәрипованың хәлләрен белде, аларга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырды.
- Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ветеран хезмәттәшләребезнең хәлләрен белүне үзебезнең бурыч итеп саныйбыз. Шөкер, апалар үзләрен яхшы хис итәләр. Киләчәктә дә аларны ярдәмебездән ташламабыз, - диде Фәнис.
Нет комментариев