Быел да ул авылдашларына бәйрәм бүләк итәчәк
Девятерня Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов Яңа ел бәйрәмендә ел саен Кыш бабай булып киенә. Быел да ул балалар бакчасында әлеге рольне башкарган. Авылда Чыршы утларын кабызу бәйрәмен оештырып та авылдашларына бик матур бәйрәм бүләк иткәннәр.
– Кыш бабай – бик юмарт, бик акыллы да ул. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата. Шулай булгач әлеге рольне һәркем күңеленә хуш килерлек итеп башкарырга кирәк, – ди Фәнис.
Нет комментариев