Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Девятерняда яшәүче Арслановлар гаиләсе сыер бозаулагач, туганнар, дуслар, авылдашларны төплекәй бәйрәменә җыялар

“Иң тәмле ризыгың белән якыннарыңны сыйласаң, савабы күп була”, – дип юкка гына әйтмәгән халык

Без – Девятерняда яшәүче Арслановлар гаиләсе сыер бозаулагач, туганнар, дуслар, авылдашларны төплекәй бәйрәменә җыеп, тәмле ризыктан авыз иттерәбез. Быел да матур традициягә тугры калдык.  

“Иң тәмле ризыгың белән якыннарыңны сыйласаң, савабы күп була”, – дип юкка гына әйтмәгән халык. Без дә, мул табын әзерләп, туганнар, дуслар, күршеләрне милли бәйрәмебезгә дәштек.  

Иң беренчеләрдән булып авылыбыз өлкәне, сәхнә ветераны Рәйсә апа Әхмәтҗанова килеп керде. 

–    Без яшь чакта бозау авызын сөртергә сөлге бирә идек, – дип сөлге сузды. – Элеккеге вакытларда әнкәйләребез дә менә шундый төплекәй бәйрәмнәре уздыралар иде. Күрше-күләнне мул табыннар корып каршы алдылар. Салкын көннәрдә бозауны өйдә тоттык. Бик күңелле була торган иде. Без – кечкенәләргә иптәш тә, – дип көлеп сөйләде ул.

Гаиләбез башлыгы – авылыбызның Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов җылы сүзләр белән сәламләгәннән соң халкыбызның гореф-гадәтләре турында сөйләшеп, төплекәй белән бәйле истәлекләрне уртаклаштык.  

–    Мин Сарман ягыннан, килен булып төшкәндә әти-әни яшьләр иде әле. Менә, килен, без синең белән бүген төплекәй пешерербез, диде әни. Башта аптырап калдым, чөнки андый ризык турында ишеткәнем дә юк иде. Тормыш өйрәтте. Хәзер үзебез балаларны сыйлыйбыз, – диде Дилә апа Хөснетдинова.

–    Мин кечкенә чакта безнең әнкәйләр дә бик еш пешерә иде. Хәзер үзем дә бик яратып әзерлим, – дип өстәде Гөлүсә апа Гатауллина да.

–    Төплекәй ашы – бик саваплы. Димәк, аны әзерләүдә катнашкан бар кеше дә саваплы була, – дип кушылды Мөхтәрәмә апа Әхмәтҗанова.
Фәния  Абдулина, Зөлфирә Шакирова, Гөлшат Гатауллина угыз төплекәен пешерү тәртибе белән таныштырдылар. Сезгә дә тәкъдим итәбез:

–    Бер кило чамасы угыз эремчегенә чама белән сөт, сигез-тугыз йомырка, хәтсез генә манный, он, кирәгенчә тоз, сода салабыз. Эчлек белен камырыннан куерак килеп чыга. Аннан камыр ясыйбыз. Камыр өчен сөт, май, чама белән тоз кирәк. Камырны юка гына итеп җәеп, түгәрәкләргә кисәбез. Һәр түгәрәк өстенә эчлек салып мич алдында пешерәбез. Пешкән төплекәйләрне ак май белән майлап, берсе өстенә берсен өеп куябыз...     

–    Безнең буын менә шулай борынгы гореф-гадәтләрне сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тырыша. Яшьләр дә бу хакта онытмасыннар иде, – диде Римма апа Ахунҗанова. 

Кичәбез җыр-биюләр белән үрелеп барды. Гөлия Шәрипова, Фәнис Арсланов, Асылгөл Ногманова иң матур җырларын бүләк иттеләр. 

"Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе  җитәкчесе Зөлфия апа Фәйзуллина һәм аның тормыш иптәше Рифкать абый да иң яраткан җырларын башкардылар, биеп тә алдылар. Зөлфия апа бай эчтәлекле кичәне оештыруга зур өлеш керткән Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, йорт  хуҗаларына олы рәхмәтен җиткерде.  

"Бу бәйрәм соңгысы булмасын иде", дип теләде һәркем. Булмас. Берсе узуга ук икенчесе турында уйлый башлыйбыз без.   

Алия АРСЛАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев