Девятерня Кыш бабае райондашларны Яңа ел белән котлый ВИДЕО
Яшәеш

Девятерня Кыш бабае райондашларны Яңа ел белән котлый ВИДЕО

Фәнис Арсланов Кыш бабай ролен 35 елга якын башкара

Девятерня Мәдәният йорты мөдире – Кыш бабай Фәнис Арсланов туган авылында Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай ролен башкара. 

–    Сабыйларны бик яратам. Аларның “Кыш бабай, син иң матуры, синең белән фотога төшәргә буламы?” дип кочып алулары, сакалымны тотып караулары, шигырь-җырлар башкарулары – бик күңелле мизгелләр, – ди Фәнис әфәнде.

Мәдәният йорты мөдире буларак, ел саен могҗизалы бәйрәмгә ныклы әзерлек алып баралар. Киләсе ел символы Елан сынын гына да кардан 30 метр озынлыкта ясаганнар! 

–    80 литр буяу гына китте, – ди Фәнис абый. 

–    Барыгызны да киләсе Яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык телим, – ди Кыш бабай.

 


Нет комментариев