Быелгы бәйрәм яллары кайсы ягы белән үзенчәлекле булды?
Бу хакта төрле хезмәт вәкилләреннән сорадык
Кышкы яллар... Аларны шулай озак көттек тә бик тиз генә узып та киттеләр. Быелгы бәйрәм яллары кайсы ягы белән үзенчәлекле булган соң? Бу хакта төрле хезмәт вәкилләреннән сорадык.
Тимур ХУҖАХМӘТОВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе:
– Район территориясендә җәмәгать тәртибен оператив-эзләү төркеме, юл-патруль хезмәте наряды, офицер патрульләре тәэмин итте. Шулай ук халык дружинасы һәм Росгвардия, шәхси сак предпреиятиеләре вәкилләре дә җәлеп ителде. Шәхси состав 31 декабрьдән 1 январьга кадәр яңа ел күңел ачуларында, Яңа ел һәм Раштуа чыршы бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен саклауда катнашты.
Кабул ителгән хәбәрләр саны, узган елдагы кебек үк, йөздән артмады (барлыгы – 70). Бу оператив хәлнең тотрыклы булуы турында сөйли. Гражданнар полиция хезмәткәрләренә, нигездә, кыйнау, гаилә низаглары белән бәйле рәвештә мөрәҗәгать иттеләр. Аларның барысы да диярлек алкогольле эчемлек куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Бәйрәм көннәрендә мошенниклар кармагына эләгүчеләр булмавы сөендерә. Форсаттан файдаланып, тагын бер кат искәртәбез: бернинди очракта да хисап счеты, банк картасы белән бәйле шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез. Сезнең янга таныш булмаган кешеләр килеп, үзләрен, әйтик, социаль яклау идарәсе, пенсия фонды, төрле товар сатучы хезмәткәрләр дип таныштырып акча сорыйлар икән, документларын күрсәтүләрен таләп итегез, полициягә шалтыратыгыз.
Таныш булмаган номердан шалтыратып якыннарыгызның бәлагә юлыгуы һәм проблеманы хәл итү өчен зур суммада акча кирәклеге турында әйтсәләр, иң элек якыныгызга шалтыратып ачыклык кертегез.
ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеле юл-транпорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Механик зыянлы 6 юл-транспорт һәлакәте булган.
Профилактик чаралар вакытында 117 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. 3 салмыш хәлдәге шофер тоткарланган.
Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе өлкән фельдшеры:
– Каникул көннәрендә, һәрвкыттагыча, ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы көчәйтелде. Өч бригада эшләде: икесе – Әгерҗедә, берсе – Красный бор участок хастаханәсендә. 30 декабрьдән алып 8 январь аралыгында 403 чакыруга чыктылар (чагыштыру өчен: узган ел 348 чакыру теркәлгән). Нигездә, югары температура, кан басымы белән бәйле чакырулар булды. Салкын тидереп авыручылар саны артуы сизелә.
Бик нык салкын булуга карамастан, бәйрәмнәрдә өшү очраклары булмады. Ә менә яңа елга кадәр ике очрак булган иде.
Алкогольдән агулану белән мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәде. Тюбинг, чанада шуганда җәрәхәт алучылар да юк. Юл-транспорт һәлакәтенә чакыру да булмады.
Коммуналь хезмәтләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Буранга, кар явуга карамастан, ашыгыч ярдәм бригадалары юлсызлык белән бәйле проблемаларга юлыкмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев