Әбунәчеләребез бүләкләр отты
Яшәеш

Әбунәчеләребез бүләкләр отты

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте әбунәчеләр арасында призлар уйнатты.

Акциядә катнашу өчен республика районнарыннан 209 әбунәче квитанцияләр юллаган иде. Призлар махсус комиссия, матбугат чаралары вәкилләре катнашында уйнатылды. Төп бүләк – телевизорга Апас районыннан Гүзәл Дәүләтшина лаек булды.  Өч әбунәче фотоаппарат, унбише юрган отты. Юрган отучылар арасында Салагыштан даими язылучыбыз Әлфия Мөхәммәдиева да бар. 

Традиция буенча, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте квитанция юллаучылар арасыннан иң күп язылучыларга кызыксындыру бүләкләре дә әзерләгән. Кырык бүләк иясе арасында Тирсәдән актив хәбәрчебез, әбунәчебез Раушания Низамбиева да булу – безнең өчен дә зур сөенеч.

Райондашларыбызны матур җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы акцияләрдә дә актив булырсыз дип ышанабыз.      

 

 


Нет комментариев