Бүген Татарстанда буран фаразлана
Яшәеш

Бүген Татарстанда буран фаразлана

Көчле җил һәм 4 градус салкын көтелә

Сишәмбе, 1 ноябрьдә, Татарстан территориясендә кабат болытлы һава торышы һәм явым-төшем көтелә. Бу хакта Татар-информ яза.

Төнлә урыны белән җепшек кар, ә көндез кыска вакытлы буран фаразлана. Уртача тизлектә искән җил вакыты белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -4..0 градус, ә көндез 0..+4 градус көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

 


Нет комментариев