Бүген остазыбыз Рәмзия Зарипова матур юбилеен каршы ала
Яшәеш

Бүген остазыбыз Рәмзия Зарипова матур юбилеен каршы ала

Гомер бәйрәме уңаеннан Рәмзия Сабир кызына тирән хөрмәт сүзләре җиткерергә теләүчеләр бик күп. Алар арасыннан кайберләре белән аралаштык

Аның редакциядән киткәненә җиде елдан артса да, һаман да арабызда кебек тоябыз. Урынлы киңәшләре белән ярдәм итәргә дә, матур мәкаләләре белән газетабызны баетырга да, үзе кебек иҗатка, матурлыкка гашыйк райондашларыбыз белән республиканың матур урыннары буйлап сәяхәткә чыгарга, концерт-спектакльләргә барырга да вакыт таба ул. Сүзебез – шушы көннәрдә матур юбилеен каршы алучы остазыбыз Рәмзия ЗАРИПОВА турында. 

Гомер бәйрәме уңаеннан Рәмзия Сабир кызына тирән хөрмәт сүзләре җиткерергә теләүчеләр бик күп. Алар арасыннан кайберләре белән аралаштык. 
  
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Тирсә–Әгерҗе:

–    Туганымдай якын авылдашым Рәмзияне кеченә чагыннан ук күз уңыннан югалтмадым. Аңа исемне дә әтисе миңа карап кушкан. Минем әбекәй белән Рәмзиянең көләч йөзле, пөхтә, оста тегүче булган Гөлҗамал әбисе дә ахирәтләр иде. Чаялыгы, кыюлыгы күзгә ташланып тормаса да, Рәмзия кечкенәдән бик тырыш, эзләнүчән, белемгә омтылучан булып үсте. Мәктәптә укыганда ук үзен журналист һөнәренә әзерләде. 33 ел район газетасында эшләп (шуның 13 елы – җитәкче вазифасында), сәләтен чарлап, эшлекле җитәкче, зыялы, күркәм шәхес булып җитеште. Хәзер дә газетаның “Ак калфак” сәхифәсенә язган мәкаләләре белән җәмгыятебезнең әхлагын тәрбияли. Тормышта ышанычлы иптәш, ярдәмчел дус булганы өчен ихтирам итәм мин адашымны. 

Сынауларны өеп бирде аңа язмыш. Әмма тормыш юлдашы Минзаһит белән бер-берсенә терәк-таяныч булып, Аллаһтан көч сорап алга баралар. Кызлары Лилия дә әти-әнисе кебек игелекле, оныклары Асель белән Илһамны да үзләре үрнәгендә чын кеше итеп тәрбиялиләр. Алга таба да килде-китте җилләргә бирешмичә алга бар, кадерле авылдашым!

Вәзирә ЧУРАЕВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Мин “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясенә 1982 елда бухгалтер булып эшкә урнаштым. Ярты елдан соң Рәмзия килде. Менә шуннан бирле без бергә. Ун елдан артык аның җитәкчелегендә эшләргә туры килде. Аны кәнәфи бозмады, ул һәрвакыт кешелекле, киң күңелле, ачык йөзле, тырыш, һәм, иң мөһиме, гади булып кала белде. Ә бу редакция хезмәткәре өчен аеруча мөһим. Нәкъ менә шул сыйфатлары башкалар арасында да тирән ихтирам яуларга ярдәм иткәндер аңа. Без һәрчак “Татмедиа” җәмгыяте, район җитәкчелегенең олы теләктәшлеген, газета укучыларыбызның тирән хөрмәтен тоеп эшләдек.

Шушы еллар эчендә якын дусларга да әверелдек. Тормышта булган борчу-кайгыларны беренчеләрдән булып уртаклашучы, шатлыкларга миннән дә ныграк сөенүче, гаилә бәйрәмнәрендә иң беренче булып котлаучы – Рәмзия. Яшермим: бу яклап та ул – минем өчен бертуган апам Вәсилә кебек якын кеше.

Бүген икебез дә лаеклы ялда булсак та, элемтәләрне саклап яшибез. Аның белән бергәләп сөйләшә-сөйләшә “Орешник“ паркы буйлап йөрү дә – үзе бер рәхәт. Ул паркка чаңгы белән чыгарга да вакыт таба. Гомумән, хәзер дә һәр көне, алай гына да түгел һәр сәгате  бүленгән аның. Мин аның өлгерлегенә ихлас сокланам.

Шушы активлыгыңны алга таба да саклап яшәр өчен Аллаһ ныклы саулык бирсен сиңа, хөрмәтле дустым, хезмәттәшем!       

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре:

–     Яшь барган саен аралашу өчен дусларны уйлабрак сайлыйсың икән. Аның белән тормыш кыйммәтләре дә туры килсен, уртак кызыксынулар да булсын.

Андыйлар сирәк була. Рәмзия Сабир кызы – минем өчен шундыйлардан. Күптәннән якын танышлар, яшьтәшләр булсак та, ныгытып аралашып китүебез лаеклы ялга чыккач башланды. Икебез дә әдәбият-сәнгатьне яратучылар буларак, без озаклап китаплар, спектакльләр турында сөйләшә алабыз. Алай гына түгел, Казанга, Чаллыга мәдәни экскурсияләр оештырабыз. “Әдәби марафон“ белән дә, болай гына да республиканың төрле төбәкләрендә булдык. Татарстанның төрле район газеталарында эшләүче хезмәттәшләре арасында Рәмзия Сабир кызының абруе зур. Шуңа күрә алар ярдәмендә экскурсияләр һәрвакыт бик бай, кызыклы һәм җиңел уза.

Һәрчак яңалыкларны беренче булып җиткерү гадәте Рәмзиянең журналистлык һөнәреннән калгандыр. Көнебез ватсапның төрле төркемнәрендә Рәмзиянең мәгънәле сәламләвеннән башлана. Ул аларны үзе “иртәнге әкият” дип атый. Шул “әкиятләрдә” һәр көннең матур мәгънәсен табар, җылы сүзен әйтер, изге теләкләрен җиткерер.

Әдәби иҗатка тартылучыларга аның мөнәсәбәте аеруча җылы. Андыйларга дустым һәрчак игътибарлы. Дәртләндерә, төшенкелеккә бирелмәскә булыша белә ул. Шуның өчен дә мин аңа бик зур рәхмәтле.

Асель, оныгы, 11 яшь:

–    Рәмзия әби һәрчак безнең кайтуны көтеп ала, тәмле ризыклары белән сыйлый. Ул һәртөрле үсемлекләр, аш-су әзерләү белән бик кызыксына. Әби вакланмаган бөртекле оннан бик тәмле итеп белен пешерә. Аның өчпочмаклары, кыстыбыйлары да телне йотардай тәмле була. Ул бик мәрхәмәтле, зирәк, актив. “Орешник“ паркына, стадионга йөрергә ярата. Ижауга да еш килеп, безгә өй эшләрен башкарырга ярдәм итә. Лермонтов, Пушкин, Достоевский, Гоголь һәм башка танылган язучыларның әсәрләрен укырга киңәш бирә. Барыбыз исеменнән дә: “Без сине бик нык яратабыз һәм син безнең өчен бик тә кадерле”, – диясе килә. Безнең өчен син һәрчак абруйлы булып калачаксың, әбиебез!    
 


Нет комментариев