Бүген Әгерҗе районыннан мобилизацияләнгән якташларга беренче ярдәм җибәрелә
Яшәеш

Бүген Әгерҗе районыннан мобилизацияләнгән якташларга беренче ярдәм җибәрелә

Теләгән һәркем ярдәм итә ала

Район җитәкчелеге, Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, Әгерҗе районында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле Рөстәм Ваһапов белән берлектә, Әгерҗе районыннан мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыю оештырды. Бу зур эштә шәһәр һәм район эшмәкәрләре, шәһәр депутатлары, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл халкы һәм битараф булмаган гражданнар үз улешен кертте.

Әгерҗе муниципаль районы Советы тарафыннан бер көнлек хезмәт хакын мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә күчерү турында карар кабул ителде. Бу инициативаны район һәм Әгерҗе шәһәре башкарма комитетлары, учреждение һәм оешмалар хуплады. Бигрәк тә "Милосердие-Мәрхәмәт" җәмгыяте хатын-кыз депутатлары һәм авылда яшәүче гүзәл затларыбыз активлык күрсәтте, алар җылы киемнәр җыеп, үз куллары белән йон оекбашлар бәйләделәр. Шулай ук мәктәп укучылары һәр солдатка матур эчтәлекле хатлар әзерләделәр.

Гомуми тырышлык белән 200 000 якын акча җыелды, аларга мобилизацияләнүчеләр өчен беренче кирәк-яраклар сатып алынды.

Бүген, 11 октябрь көнне, Казан шәһәренең өйрәтү пунктларына беренче партия ярдәм җибәреләчәк. Бу зур эш дәвам итә, битараф булмаган һәркем үз өлешен кертергә мөмкин.


Нет комментариев