"Бәләкәч" балалар бакчасында шашка турниры узды
Яшәеш

"Бәләкәч" балалар бакчасында шашка турниры узды

Турнирда барлыгы 12 бала катнашты

Бүген 7 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында 6-7 яшьлекләр арасында шашка турниры узды.

Турнирда барлыгы 12 бала катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - Гурьев Адель, 2 урында - Мәҗитов Тимур, 3 урында - Хәсәнова Ясминә. Турнир җиңүчесе киләсе этапта катнашачак, ул 9 апрельдә "Талантлар салават күпере" балалар иҗаты йортында узачак.

Катнашучылар: Бәшәров Сәлим, Тукманова Алинә, Рябкова Арина, Корепанова Кира, Абдрашитова Валерия, Ваккасова София, Шибалов Макар, Еремин Максим Галләмов Нияз. Алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.


Нет комментариев