Бима авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды
Яшәеш

Бима авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды

Ольга Исанаевага 90 яшь тулды

Хөрмәтле юбилярны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Бима авыл җирлеге башлыгы Александр Ишпаев котладылар.

Ольга Николаевна 4 сыйныфны тәмамлау белән терлекчелектә эшли башлаган. Гомере буе бозаулар караган, көту көткән. Ире Михаил белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар барысы да авылда төпләнгәннәр. Ольга Николаевна бәхетле картлык кичерә. Балалары янәшәдә, сәламәтлегенә зарланмый.

Җитәкчеләр юбилярга иң матур теләкләрен җиткерделәр,бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев