Бүген – Тәмәкедән баш тарту көне
Дөньяда бер миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Россия – әлеге начар гадәт белән мавыгучылары белән дан тотучы илләр рәтендә. Кулланылган тәмәкене исәпләгәндә Кытай, Һиндстан һәм Америкадан соң без – дүртенче урында.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга карасак, әгәр кешеләр тәмәке тартуларын ташласалар, уртача гомер озынлыгы артачак икән. Әйтик, үпкәгә бәйле хроник авырулардан үлүчеләр – 10, сулыш юлындагы яман шештән – 19, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләрне 26 процентка киметергә мөмкин булыр иде.
Күпчелек тәмәкече 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Шуларның күбесе 10-11 яшьтә үк тәмәке пыскытып карый икән. Яшүсмерләр никадәр иртәрәк тәмәке тартырга өйрәнсә, аның даими “агуланучы“га әйләнү ихтималы да шулкадәр арта. Әгәр гаиләдә әти-әни тәмәке көйрәтсә, аның баласы да бу гадәткә битараф калмаячак.
Ничә яшьтә ташлауга карамастан, әлеге начар гадәттән арыну сәламәтлек өчен файдага гына. Әйтик, 15 ел эчендә организм яңара һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше кими.
Саннар ни сөйли
Россия халкының 41 проценты тәмәке тарта.
Шуларның 61 проценты – ирләр, 24 проценты – хатын-кызлар.
21 процент тәмәкече көн саен бер каптан артык тәмәке тарта. Аның 38 проценты – ир-ат, 7 проценты – хатын-кыз.
Россиядәге 70 процент хатын-кыз һәм 27 процент ирләрнең беркайчан да тәмәке тартып караганы юк.
Россиялеләрнең 76 проценты тәмәке капларындагы кисәтү язуларына уңай карый, 13 процент халык каршы.
Гөлсәрия МУЛЛАНУРОВА,
Барҗы-Умга фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев