Яшәеш

Бүген – Пасха бәйрәме

Православие динендәге һәр кеше күңеленә якын булган якты бәйрәм – Пасха белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Әлеге бәйрәм яңару, әхлакый бурычка тугрылык, саклау символы булып тора. Ул мәрхәмәтлелек, изгелек кебек төп гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерә, тынычлыкка, бердәмлеккә, яңаруга омтылышны чагылдыра.

Пасха бәйрәме – борынгы мәдәниятебезне яңарту, халык традицияләренә тугрылык саклавыбыз да ул. Бәйрәм белән котлап, хыялларыгызның һәм матур башлангычларыгызның тормышка ашуын телибез. Пасха һәр йортка яктылык, күтәренке кәеф, шатлык, күңел тынычлыгы алып килсен.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Ххх

Православие динендәгеләрне бәйрәм белән протоиерей Андрей Ехлаков һәм Әгерҗе районы баш мулласы хаҗи Габдлекәрим хәзрәт Гыйззәтуллин да тәбрикләде. 

 


Нет комментариев