Бүген Казанда бәйрәм тантанасында катнашалар
Яшәеш

Бүген Казанда бәйрәм тантанасында катнашалар

7 мартта районыбызның бер төркем гүзәл затлары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зарипова җитәкчелегендә Казанда – С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 8 Март бәйрәменә багышланган тантанада катнашалар.

Менә алар: “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең Актанышта зона турында җиңү яулаган тимерьюлчы Ольга Садыйкова, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Көмешай Хәбибуллина, әлеге бәйгедә катнашкан Әгерҗедән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Әнүзә Нәбиуллина, Надежда Пислегова, яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева, музей директоры Гөлнас Джаметова, Бима мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Эмма Ильина.   

Бәйрәмдә гүзәл затларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлый. Бу көнне “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләклиләр.


Нет комментариев