Бүген Иж-Бубыйда Мөхлисә Бубига багышланган зур чара уза
Бүген Иж-Бубыйда татар мәгърифәтчесе, хатын-кызлардан беренче һәм бердәнбер казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Конференциягә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура советы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,ТР мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә. Алар конференция эшендә катнашудан тыш, авыл тарихы музеенда һәм тарихи объектларда булачаклар, Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев