Диктант Бөек Ватан сугышы белән бәйле
«Җиңү диктанты» дигән истәлекле акцияне Россия Федерациясенең халык саны 5 меңнән артык булган барлык торак пунктларында үткәрү планлаштырыла.
Әлеге проектның максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү һәм тарихи грамоталылыкны арттыру.
Әгерҗеләр дә әлеге акциядә катнаша ала. 3 сентябрь көнне 14 сәгатьтә 2нче мәктәптә «Җиңү диктанты» акциясе узачак. Диктант тест формасында үткәреләчәк, 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.
Нет комментариев