Безнең районда тычкан бизгәге белән авыруның ничә очрагы теркәлде?
Яшәеш

Безнең районда тычкан бизгәге белән авыруның ничә очрагы теркәлде?

Табиб-инфекционист белән тычкан бизгәге турында әңгәмә

Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, бөер синдромы белән гемморагияле бизгәк, ягъни тычкан бизгәге авырулары буенча Татарстан Россиядә өченче урында тора. Быелның беренче кварталында гына да тычкан бизгәге белән авыруның  91 очрагы теркәлгән. 

Безнең районда бу яклап хәл ничек? Әлеге инфекцияне нәрсә китереп чыгара һәм аннан ничек сакланырга? Бу хакта район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Дмитрий АГИЧЕВ сөйли. 

–    Дмитрий Ильич, быел күпләр тычканнарның бөтен бакчаны ергалап бетерүенә һәм песиләрнең бертуктаусыз тычканнарны өйгә ташуына зарлана. Йортта яшәүчеләр бизгәкне шуннан йоктыра аламы?

–    Инфекцияле тычканны кул белән тоткан чакта йоктыру куркынычы бар. Әмма тычкан тычканга охшамый, шуңа аларның барысы да чир таратучы түгел.

Гадәти соры тычканнан куркырга кирәкми. Ә менә җирән кыр тычканнарының (умырткалыгы буйлап кара төс сузылган) барысы да чир таратучы булып исәпләнә. Алар, гадәттә, сазлыклы урыннарда, елга буйларында яшиләр. Шуңа күрә тычкан бизгәге белән  урман кисүчеләр, балыкчылар, аучылар, табигать кочагына чыгарга яратучылар ешрак чирли. 

–    Халыкта аны сезонлы авыру дип атап йөртәләр...

–    Тычкан бизгәге ел әйләнәсе очрый. Шулай да язын һәм көзен аны йоктыру куркынычы зуррак. Хәзер балык тоту, ау сезоны башланды. Көн җылыту белән табигать кочагына чыгучылар саны да күп тапкырларга арта. Тычканнар үзләре дә активлаша. Шунысын да әйтергә кирәк, кешенең геморрагик бизгәккә бирешүчәнлеге бик югары. Ул һава-тузан аркылы яки бәйләнешкә керү юлы белән йога. Аны печән җыйганда зарарланган тузанны сулап та, иске сарайны сүткәндә дә йоктырырга мөмкин. Хәтта табигать кочагында ашаганда да эләктерү куркынычы бар. Әйтик, кулың белән зарарланган чирәмгә тотынасың һәм аннан соң авызыңа ризык кабасың... Тычкан бизгәге еш кына аларның бүлендек матдәләре эләккән судан, азык-төлектән дә йога. 

–    Безнең районда тычкан бизгәге белән авыруның ничә очрагы теркәлде?

–    Сентябрь аеннан башлап безнең бүлекчәдә өч кеше дәваланды. Барысы да – хезмәт яшендәге ир-атлар. 
 


Нет комментариев