Безнекеләр Грантка лаек булдылар
Яшәеш

Безнекеләр Грантка лаек булдылар

Өчпроект җиңеп чыкты

Әгерҗе районыннан тәкъдим ителгән өч проект “Татнефть” оешмасы грантына лаек булды.

 “Халыкның зәгыйфь катламын яклау” номинациясендә Әгерҗе районы инвалидлар җәмгыяте 500 мең сумлык грант алды. Әлеге акчаларга техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү үзәге булдырырга планлаштырыла. “Олимп” спорт комплексы инстуктор-методисты Раушания Добровольская “Гаилә, аналык, аталык һәм балачак” номинациясендә 260 мең сумлык грантка лаек булды. Акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү юнәлешенә тотылачак.

Кадыбаш авылы китапханәчесе Фәридә Каюмова “Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау” номинациясендә 65 мең сум грант отты. Бу акчаларга авыл читендәге Ерак чишмәне төзекләндерәчәкләр.  


Нет комментариев