Бер гомерлек юл. Аклы-каралы фотоларда кеше язмышы
Яшәеш

Бер гомерлек юл. Аклы-каралы фотоларда кеше язмышы

Иж-Бубый авыл тарихы музее язмасы

Иж-Бубый авыл тарихы музее, тыл ветераннары турында язмалар бирүне дәвам иттереп, бүгенге сәхифәдә Рәхимова Назыйма Габделхак кызы турында сөйли.

Назыйма Габделхак кызы Рәхимова (Хәмитова) 1925 елның 18 августында Иж-Бубыйда туа. Әтисе Габделхак Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, аннан яраланып кайта. Ул колхозда тегермәнче булып эшли, әнисе Газизә шунда төрле эшләр башкара. Тик яшьли тома сукырая, шуңа да өй эшләре күбрәк ире һәм балалары, бигрәк тә 2 кызы җилкәсендә була.

Сугыш елларында Назыйма апа кырчылыкта эшли. “Ирләр эшен дә башкардык”, - дип сөйли торган була ул. Укуларның шул чорда октябрь кергәч кенә башланганлыгын әйтә. Сугыш чыккач, абыйсы Мәхмүтне фронтка җибәрәләр. 1942 елда иптәш кызы Разыя Садыйкованы да сугышка алып китәләр. Назыйма апаны яше җитмәгән дип, алмый калдыралар.

Сугыштан соң яшь кыз Ижау шәһәрендә мотозаводта эшләп ала. Казанга китеп, бер ел өлкән пионервожатый һөнәрен үзләштерә, пионервожатый булып эшли, җыр дәресләрен укыта. Соңрак авылдагы һәлак булган фронтовикларның балаларын тернәкләндерә торган үзәккә эшкә урнаша, ул балалар туберкулез санаториесе итеп үзгәртелгәч тә, шунда лаеклы ялга чыкканчы санитарка булып хезмәт куя.

Артистлык cәләтенә ия булган Назыйма апа авылыбызда үзешчән сәнгать остасы булып таныла. Ул зур теләк белән санаторий коллективы куйган концертларда катнаша, спектакльләрдә уйный.

Гомеренең соңгы елларын Назыйма Габделхак кызы Рәхимова Әгерҗе шәһәрендә яшәп үткәрде. Бакыйлыкка ул 2020нче елда күчте, кабере Иж-Бубыйда.


Нет комментариев