Яңа ел алдыннан егетләргә бездән бүләк булсын, диләр авыл апалары
Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга авылларында яшәүчеләргә афәрин! Айга ике-өч тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатып торалар. Яңа ел алдыннан да бу игелекле эшне башкарганнар. Бу юлы үзләре үргән 13 данә маскировка челтәре, дарулар, азык-төлек, кием-салым, термо киемнәр, оекбашлар яшелчәләр, 150 йомыркадан ясалган чәкчәк, 20 пар пиннек җибәргәннәр.
Вакытлыча ялга кайткан якташыбызга да күңел җылыларын да кушып кирәк-яраклар әзерләп озатканнар.
Нет комментариев