Бу - октябрь аенда өченче ярдәм
Барҗы-Умга авылы волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар. Бу юлы алар җылы киемнәр, азык-төлек, шул исәптән өй токмачы, үлән чәйләре, бал, чәкчәк, дарулар һәм маскировка челтәрләре әзерләгәннәр иде.
"Хәрбиләребезне туган якта җиңү белән көтәбез", диләр игелекле авыл апалары.
Нет комментариев