Бәяләр ни рәвешле үзгәрәчәк?
Газ бәясе 53 тиенгә артып, кубометр өчен 6 сум 78 тиен тәшкил итәчәк
2022 елның 1 декабреннән республикада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар ничек үзгәрәчәк?
Электр энергиясе. Бер ставкалы тариф буенча татарстанлылар 4,68 сум/кВтч түләячәк. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен бәя – 3,28 сум/кВтч, ә электр плитәләре һәм электр җылыткычлары булган йортларда яшәүчеләр өчен – 3,58 сум/кВтч.
Газ. Газ бәясе 53 тиенгә артып, кубометр өчен 6 сум 78 тиен тәшкил итәчәк. Кыш башыннан Россиядә газга күпләп сату бәясе дә арта – 8,5 процентка. Газ бүлү челтәрләре буенча транспортлау хезмәтләре дә шулкадәр үккә кыйммәтләнә.
Су белән тәэмин итү һәм җылыту. Тарифның үсеше, хезмәт күрсәтүче оешмага карап, төрле булачак.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Республиканың көнбатыш зонасы өчен тариф – бер кубометрга 440,37 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән, ә көнчыгыш зоналарына – 440,39 сум.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев