Азевода яшәүче егет йолдызларны да фотога төшерә ала
Яшәеш

Азевода яшәүче егет йолдызларны да фотога төшерә ала

Илсур – үзенчәлекле егет

Сезнең берәр вакыт кар бөтекләрен фотога төшергәнегез бармы? Юк-юк, кар яуганны түгел, ә нәкъ менә кар бөртекләрен? Таныш булыгыз: бу – Илсур АБДУЛЛИН. Ул микроскоп аша кар бөртекләрен, телескоп аша йолдызларны фотога төшерә.

Илсур – үзенчәлекле егет. Аның ишетү буенча инвалидлыгы бар. Күзәткәнегез бардыр: кешенең берәр кимчелекле ягы булганда, Ходай аңа икенче яктан ниндидер сәләтне күбрәк бирә. Илсурга Аллаһ дөньяны башка яктан күрү сәләтен биргән. 

Аның балачагы урманнар уртасында утыручы Мәдьяр авылында уза. 

–    Ул нәрсә күрә алды инде: урманнар һәм урманнар. Өстә – самолет юлы белән чуарланган күк йөзе, – дип сөйли әнисе Марина. – Әлеге ак юлларга карап, ул еш кына: “Әни, самолетлар ничек шулай һава буйлап оча ала?” – дип гаҗәпләнә иде. Ә самолетны күрүгә, алар артыннан йөгерә башлый. Әнә шулай, самолет “чире” йоккан иде аңа. 

Ижауга күчкәч тә әлеге “чир” тынгы бирми малайга. Анда Илсур ишетмәүчеләргә тәгаенләнгән махсус мәктәптә укый. Бик кызыксынучан була. География, йолдызлар белән кызыксына. Химия, физиканы тирәнтен өйрәнү өчен аның тизрәк үсәсе килә. Кече сыйныфларда укытучылар аңа дәресләрне алып баруны да ышанып тапшыра торган булалар. Кайчак ул астрономия турында өйрәнгәннәрен укытучыларның үзләренә дә сөйли. Улының мавыгуын тагын да арттыру өчен әнисе аңа төрле энциклопедияләр, махсус әдәбият сатып ала. Соңыннан интернет барлыкка килә...

Ә самолетлар турында егет онытканмыни, дисезме?

–    Илсур көн саен диярлек аэропортка йөри башлады. Аны таныйлар, еш кына экскурсияләргә чакыралар иде, – дип сөйли Марина.

Сүз уңаеннан, фотолар белән мавыгуы да самолетлардан башлана. Аның Вконтакте битенә күз салганда, самолетларның рәсемнәрен генә түгел, ә очып барган вакыттагы гаҗәеп матур фотоларын да күрергә була. Әлеге фотоларны телескоп ярдәмендә махсус программа буенча эшләгән ул. Әйе-әйе, әнисе 14 яшьлек Илсурга чын телескоп алып биргән. Шуннан соң егетнең тормышы бөтенләй башка якка үзгәрә. 

–    Өйдә фәкать йолдызлар, күктәге матдәләр, планеталарның ничек барлыкка килүе турында гына сөйләшә башладык, – дип елмая Марина. – Телескоп аркылы Сатурнны күргәч ничек сөенгәнен белсәгез?! Әле дә истә: без минем абыйларда кунакта идек. Ул чакта зурлар да телескоп аша әлеге планетаны карап:

“Без Сатурнны күрә алабыз!” – дип шундый гаҗәпләнделәр. 
Соңрак Марина улына микроскоп сатып ала. Илсур өчен тагын бер гаҗәеп яңа дөнья ачыла. Ул һәр яфрак, һәр тамчыны фотога төшерә башлый. 

–    Абый аңа көймә бүләк итте. Илсур шуңа утырып буа буйлап йөзә. Су пробасын ала да, бер күзәнәкле тормышны өйрәнә. Шундый кызык! – ди  әнисе. 

Ә хәзер шулкадәр остарган, хәтта кар бөртекләрен фотога төшерә ала. 

Верандада аның үз эш урыны бар. Кар бөртеген фотога төшерү өчен, аны пыялага тотып алырга, сак белән верандага алып керергә, аны микроскопка куярга (аңа карап тын алырга да ярамый, чөнки кар бөртегенең эрүе бар – авт.) кирәк. Менә шундый ювелир хезмәт! Ә матурлыгы!.. Чыннан да, бер кар бөртеге икенчесен кабатламый. 
 


Нет комментариев