Яшәеш

Ана капиталын – инвалид баланы адаптацияләүгә

Хәзер Ана капиталы акчаларын инвалид балаларның социаль адаптациясенә сатып алынган товарлар һәм хезмәтләр өчен тотарга була.

Моның өчен иң беренче чиратта медик-социаль экспертиза учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, инвалид баланың шәхси тернәкләндерү программасына аңа кирәкле товарлар һәм хезмәтләр турындагы тәкъдимнәрне кертергә кирәк.  

Аннан гаилә әлеге товарларны һәм хезмәтләрне сатып ала. Ә моның өчен түләү турындагы  документларның булуы мөһим. Сатып алынган товарны раслату өчен социаль яклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биш көн эчендә социаль яклау органы вәкиле өйгә килеп акт төзи һәм аның бер данәсен Пенсия фондына тапшыру өчен гаиләгә калдыра.

Сертификат иясе шуның белән Пенсия фондына чыгымнарны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итә. Гариза белән бергә түбәндәге документларны да тапшырырга кирәк:

  • инвалид баланың шәхси тернәкләндерү программасы;
  • товар һәм хезмәтләр өчен киткән чыгымнарны раслаучы документлар;
  • тикшерү акты;
  • сертификат иясенең кредит оешмасындагы счет реквизитлары.

Уңай карар кабул ителгән очракта тиешле сумма Ана капиталы акчаларыннан гариза кабул ителгәннән соң ике ай эчендә сертификат хуҗасының счетына күчә. 

Инвалид баланың социаль адаптациясенә алынган товарлар һәм хезмәтләр өчен Ана капиталы акчаларын сертификатны рәсмиләштергәннән соң ук файдаланырга була. Ягъни балага өч яшь тулганны көтәргә кирәкми. Бары тик товар һәм хезмәтләр сатып алынган көнгә инвалид баланың шәхси тернәкләндерү программасы гамәлдә булырга тиеш.

Шунысын да истә тотарга кирәк: “РФдә инвалидларны социаль яклау“ федераль законында каралган медицина хезмәтләре, тернәкләндерү чаралары, техник чаралар һәм хезмәтләр Ана капиталы акчаларыннан компенсацияләнми.

Бу хакта тулырак мәгълүматны Россия Пенсия фонды www.pfrf.ru сайтының «Жизненные ситуации“ бүлегеннән алырга була.


Нет комментариев