Алсу Гатауллина тантаналы рәвештә Казанда бүләкләнде
Яшәеш

Алсу Гатауллина тантаналы рәвештә Казанда бүләкләнде

Аңа сертификат тапшырылды

3 ноябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябуга багышланган "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә катнаштылар. 

Методика-оештыру бүлеге мөдире Гатауллина Алсу Равил кызы "Перспектива" номинациясендә Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан грант алу конкурсы сертификаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев