Өмәдә өлкәннәр дә, балалар да катнашты
Районда өмәләр дәвам итә. «Альфа» ТОСында яшәүчеләр дә яхшы үрнәк күрсәтеп өмәгә чыктылар.
Үз йорты ишегалдында алар бардюраларны агарттылар, газон коймаларын, подъезд янындагы эскәмияләрне һәм балалар мәйданчыгын буядылар.
- Өмәләр-безнең ишегалдыбызда яхшы гадәт. Өмәдә өлкәннәр дә, балалар да катнаша.Бергәләп территорияне төзекләндерәбез, - ди ТОС җитәкчесе Светлана Соболева.
Нет комментариев