"Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсенә җиде ел тулды
Яшәеш

"Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсенә җиде ел тулды

Зур бәйрәм узды

19 май көнне "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсенә 7 ел тулды.

Ишегалды халкы бәйрәмне зур колач белән билгеләп үтте. Чара кунаклары өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Балалар өлкәннәр белән бергә төрле уеннар уйнадылар, викториналарда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Ахырда барысы да тәмле өстәл артына җыелдылар.

-Безнең "Альфа" ТОСы бик бай һәм актив тормыш белән яши. Март аенда без Май Чабу бәйрәмен уздырдык, күптән түгел өмә үткәрдек, бордюраларны агарттык, газон коймаларын, подъезд янындагы эскәмияләрне һәм балалар мәйданчыгын буядык. Күрше урамнардан халык җыела торган башка бәйрәмнәр уздыру да матур традициягә әверелә. Бүген безгә җиде яшь тулды, киләчәктә дә шундый ук уңай юнәлештә эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм,- ди территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Светлана Соболева.


Нет комментариев