Утырышта киңәшмә өлешендә туган телебезне саклау, еллык эшкә нәтиҗә, алдагы планнар, борчыган башка сораулар кузгатылды
Районыбызның Яңавыл җирлегендә оешмабызның күчмә утырышын уздырдык, дип хәбәр итә "Ак калфак" оешмасының Әгерҗе районы бүлекчәсе.
Күргәзмәдә алтын куллы Яңавыл Ак калфаклыларының кул эшләре белән таныштык. Актив ханымнарның, сәләтле балаларның чыгышларын карадык. Утырышыбызның киңәшмә өлешендә туган телебезне саклау, еллык эшкә нәтиҗә, алдагы планнар, борчыган башка сораулар кузгатылды.
Ак калфак оешмасының Барҗы Умга авылы бүлекчә җитәкчесе Рамилә Зөфәр кызы Хикмәтуллина "ИҢ АКТИВ АК КАЛФАКЛЫ-2022" номинациясендә җиңүче булды.
Нет комментариев