Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында – Ураза гаете уңаеннан зур бәйрәм
Яшәеш

Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында – Ураза гаете уңаеннан зур бәйрәм

Зурлар да, балалар да күп иде

Әгерҗенең “Яшьлек“ паркына Ураза гаете уңаеннан оештырылган  бәйрәмгә өлкәннәр белән бергә яшьләр, балалар килде.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин дин кардәшләребезне бәрйәм белән котлап, һәр гаиләгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләде.

Чара кечкенә балаларның Коръән аятьләрен, сүрәләрен укулары белән башланды. Өч яшьтән үк Коръән сүрәләрен яттан чатнатып сөйләүче мәдрәсә шәкертләренә карап сокландык. Бәйрәмне алып баручы Булат Талипов ислам дине буенча балаларга викторина үткәрде. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның да биш вакыт намаз, ураза, Коръән турында бик мәгълүматлы булуларына сөендек. Бәйрәм белән котларга ике метрлы роботлар килүе балалар өчен көтелмәгән шатлык булды. Роботлар белән фотога төшкәннән соң күңелле уеннар башланып китте. Батутларда сикерү дә балаларга бик ошады. Анда сикерүче балаларның күңелле чыр-чуын хәтта кошлар да тын калып тыңлап торды. Әтиләре аркан тартышканда балалар көч биреп тордылар. Әгерҗе командасы Сарапул командасын җиңүгә иреште.

Бәйрәмдә балаларга тәмле-татлы күчтәнәчләр дә өләшенде.

Аннан бәйрәм кунаклары пылау белән сыйландылар.

– Бәйрәм рухын балалар аеруча тоярга тиеш. Шуңа алар өчен дә күп ярыш-уеннар оештырдык. Елдагыча, быел да бәйрәмгә пони һәм ишәк чакырдык. Көне дә бик матур булды, – дип бәйрәм шатлыгын уртаклашты Габделкәрим хәзрәт.

–  Игелек, миһербанлылык, иманга өндәүче, бердәмлекне чагылдыручы матур бәйрәм булды. Оештыручыларга  Аллаһының мең рәхмәте яусын, – дип, күңел тулы куаныч, якты бәйрәм рухы алып таралышты әгерҗелеләр бәйрәм чарасыннан.


Нет комментариев