Әгерҗенең яшь армиячеләре Казанда узган «Быть героем» исемле беренче республика патриотик форумында катнаштылар
Яшәеш

Әгерҗенең яшь армиячеләре Казанда узган «Быть героем» исемле беренче республика патриотик форумында катнаштылар

17-18 майда узган форум үз мәйданчыгында 200дән артык катнашучыны җыйды

17-18 майда узган форум үз мәйданчыгында 200дән артык катнашучыны җыйды, дип хәбәр итә «2нче мәктәп».

Безнең район делегациясе составында форумга 2нче мәктәпнең директор киңәшчесе Венера Игоревна һәм «Юнармия» отряды активистлары – Ралина Садыйкова, Даниэль Гурьев һәм Михаил Романов бардылар.

Форум барышында активистлар:

-замана геройлары белән аралашырга һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә; 

-яшь корреспондентлар өчен һәм тактик медицина буенча мастер-классларда катнашырга; 

-спорт уеннарында үзләрен сынап карарга;

-тормышыбызның төрле өлкәләрендәге геройларның образлары буенча проектлар төзергә өлгерделәр. 

Бу чара катнашучыларга үз белемнәрен тирәнәйтү белән берлектә, илебез һәм аның геройлары белән горурлану хисләрен ныгыту мөмкинлеге дә бирде.  

 


Нет комментариев