Әгерҗелеләрне 9 Май көнне бәйрәм чараларына көтәләр
Яшәеш

Әгерҗелеләрне 9 Май көнне бәйрәм чараларына көтәләр

Программа

Җиңү бәйрәменең 78 еллыгы уңаеннан районда түбәндәге чаралар уза:

6 майда 9-14.30 сәгатьләрдә – велойөреш. Ул Тоба–Тирсә–Мордывый– Иж-Бәйки–Иж-Бубый–Әгерҗе маршруты буенча уза. Ахыргы тукталыш – район Мәдәният сарае янындагы мәйдан.  

9 майда: 9.30-9.45 сәгатьләрдә – Билгесез солдат һәйкәле янында митинг, чәчәкләр салу.  

10-10.30 сәгатьләрдә – Җиңү мәйданында тантаналы митинг. Хәтер стенасын ачу. 

9 майда (стадион): 10-10.50 сәгатьтә – Мәскәүдәге Җиңү парадын трансляцияләү.

10.50-11.30 сәгатьләрдә – коллективлар парады. Ретро һәм хәрби техника парады.

11.30–13 сәгатьләрдә – “Җиңү кинолентасы” прологы, концерт программасы.

12-12.30 сәгатьләрдә – кыр кухнясы, солдат боткасы.

13-20 сәгатьләрдә – сугыш чоры фильмнарын карау.

20-22 сәгатьләрдә – район сәнгать осталары концерты.

22 сәгатьтә – бәйрәм салюты.  

   0+ 


Нет комментариев