Бәйгедә 18 командадан 600 спортчы көч сынашты
“Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче яшь спортчылар (тренерлары – Рөстәм Майоров), Удмуртиянең Можга шәһәрендә узган турнирда катнашып, җиңүләр яуладылар. Бәйгедә 18 командадан 600 спортчы көч сынашты.
Пьедесталның иң югары баскычына Снежана Зорина, Элина Хаҗиәхмәтова, Луиза Зарипова, Альбина Кавиева күтәрелделәр.
Нет комментариев