Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ Бөтендөнья акциясенә кушылдылар
Яшәеш

Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ Бөтендөнья акциясенә кушылдылар

Ул районда 2016 елдан бирле уздырыла

25-27 ноябрьдә әгерҗелеләр “Татарча диктант“ Бөтендөнья акциясенә кушылдылар. Ул районда 2016 елдан бирле уздырыла. Иң күп катнашучылар 2021 елда булган. Ул вакытта акциягә 2380 кеше җәлеп ителгән. 

Быел “Татарча диктант“ны мәктәпләрдә яздылар. 4нче мәктәптә акциягә укытучылар да,  укучылар да кушылдылар.

Текстка килгәндә, Татарстанда яшәүче милләттәшләребезгә язучы, драматург Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?“ әсәреннән өзек тәкъдим ителде. 

Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан диктантны ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары аша барган турыдан-туры трансляция вакытында язу мөмкинлеге дә тудырылды. Кайбер райондашлар үзләренең белемнәрен шулай сынап караганнар. 


Нет комментариев