Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ акциясенә кушыла

Диктантта һәркем катнаша ала

8 ноябрьда Әгерҗе районы да, татарлар яшәүче бик күп төбәкләр кебек, “Татарча диктант“ акциясенә кушыла. Акция Әгерҗе Үзәк китапханәсендә 10.00 сәгатьтә башлана.

«Татарча диктант» акциясе – татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала.

Гадәттәгечә диктантка өч текст сайлап алынган. «Катлаулы дәрәҗәдәге текст Татарстан һәм Башкортстанга тәкъдим ителә. Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек. Уртача дәрәҗә Россия төбәкләре өчен. Ул да булса - Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек. Иң җиңел дәрәҗә - чит илләр өчен. Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев