Фестивальдә төрле районнардан 700дән артык артист чыгыш ясады
Чаллыда ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның “Балкыш” VIII республика фестиваленең зона этабы узды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Фестивальдә төрле районнардан 700дән артык артист чыгыш ясады.
Безнең район данын район Мәдәният сарае, Л.Айтуганов исемендәге шәһәр, Тирсә, Исәнбай Мәдәният йортлары, Яңа Акхуҗа клубы, район үзәк хастаханәсе үзешчәннәре якладылар. Барлык катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнделәр. Финалга кемнәр узганы апрель ахырында билгеле булачак.
Нет комментариев