Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедән Александр Гущинны телевизордан күрсәттеләр

Шәһәрдәшебез Андрей Малахов янына барды

Узган шимбәдә Россия 1 каналының “Привет, Андрей“ тапшыруында әгерҗеле Александр ГУЩИН катнашты. 

Музыкант, рәссам, алып баручы буларак танылган Александр Гущин тапшыруда 70нче елларда популяр булган “Ты мне не снишься“ җырын гитарада уйнап башкарды, башка катнашучыларны баянда уйнап җырлатты, 70-80нче елларда рус эстрадасында популяр булган төркемнәрнең үзе ясаган портретларын күрсәтте. Александр Гущин кызыклы әңгәмәдәш буларак та шаккатырды. 

Социаль челтәрләрдә якташыбыз катнашкан әлеге тапшыру турында райондашлар бик җылы комментарийлар калдырдылар: “Александр, син супер! Молодец! Әгерҗебезне, Татарстанны таныттың!“, “Мондый талантлы кешене телевизор экраныннан күрү сокландырды. Бөтен залны “күтәрдең“. Күңелне горурлык хисләре биләде. Бездә талантлы кешеләр бик күп, әмма бөтенесе дә болай булдыра алмый!“

Александр Гущин “Привет, Андрей“ тапшыруында алып баручы Андрей Малахов һәм диктор Ангелина Вовк белән. / Фото А.Гущинның шәхси архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев