Өйдә кебек рәхәт биредә
“Клубтагы профессионаллар командасы яшүсмерләр тормышын кызыклы, файдалы итү өчен бөтен осталыгын эшкә җигеп эшли...” “Ровесник” яшүсмерләр клубының 20 еллык юбилеена багышланган тантанада ясаган чыгышларда әлеге фикер еш кабатланды.
Моннан 20 ел элек район башлыгы Әгерҗедә Яшүсмерләр клубын ачу турындагы карарны имзалый.
– Беренче көннән үк эшчәнлекне төрле юнәлешләрдә алып бару максатын куйдык, – ди оешма белән 7 ел җитәкчелек иткән Татьяна Сергеева.
Чыннан да, төрле елларда клубта нинди генә түгәрәкләр һәм төркемнәр оештырылмаган?! “Мечта” театр студиясе, “Шатлык” сәнгать коллективы, иҗади остаханә, компьютер һәм гитара, журналистика класслары, Имидж һәм Брейк-данс студияләре... Волонтерлык хәрәкәте, КВН мәктәбе, “Самостоятельные дети”, “Форпост” профилактик отрядларына нәкъ биредә нигез салына.
Яшүсмерләр клубы палаткалы лагерьны оештыручы булып торды. 2011 елдан “Алмалы” лагере да – клубның структур подразделениесе. Шушы еллар эчендә анда ничәмә-ничә бала һәм яшүсмер ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Йокы бүлмәсе һәм клубка капиталь ремонт уздырылып, универсаль спорт мәйданчыгы да төзелгәннән соң ул яшь райондашларыбызны үзенә тагын да ныграк тартып тора
Нет комментариев