Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә хәрби-спорт уеннары узды

Ярышларда районыбызның 15 командасы катнашты

Бүген Әгерҗе балалар иҗат йортында "Яшь армиячеләр старты" хәрби-спорт уеннары узды. Ярышларда районыбызның 15 командасы катнашты.

Алар теоретик һәм практик яктан хәрби әзерлек буенча көч сынаштылар. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы Чеметей позывнойлы да бар иде. Ул уенчы малай-кызларга уңышлар теләде.  

Һәр команда теоретик өлештә медицина, тарих һәм башка темалар буенча сорауларга җаваплар эзләсәләр, практик өлештә автомат җыю, винтовкадан ату, беренче ярдәм күрсәтү буенча күнегүләр үтәделәр. Нәтиҗәдә, шәһәребезнең икенче мәктәбе командасы беренче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев