Әгерҗедә Укытучылар көненә флешмоб оештырдылар
Яшәеш

Әгерҗедә Укытучылар көненә флешмоб оештырдылар

ВКонтактеда Укытучылар көне белән котлау сүзләре язарга кирәк

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Педагогларга мәктәп еллары өчен рәхмәт белдерү өчен, социаль челтәрләрдә #АгрызДеньучителя флешмобына кушылырга чакырабыз.

Моның өчен үзегезнең ВКонтакте битегездә билгеләп үтәргә теләгән укытучыгызның фотосын, исем-фамилиясен яки мәктәп еллары фотоларын урнаштырып, Укытучылар көне белән котлау сүзләре язарга кирәк.

Язманың ахырында #АгрызДеньучителя дип хэштег өстәргә онытмагыз: болай итсәк, шул хэштегка басып, барыбыз бергә ясаган "зур фотоальбомыбызны" карый алачакбыз.

Кушылыгыз!


Нет комментариев